Тик син генә… читать онлайн

О книге

Автор:

Жанр:

Издано в 2022 году.

У нас нет данных о номере издания

Аннотация

Бу әсәрне укыганда син, Даими Укучым, тормышыбыздагы фаҗигаләрнең берсен искә төшерәчәксең. Котылгысыз рәвештә. Һәм Син хаклы. Бу әсәргә нәкъ шул вакыйга этәргеч бирде. Мин андый фаҗигаләрнең беркайчан да булмавын телим. Шуңа күрә, әсәремдә “альтернатив тарих” тудырырга теләдем.

Бу бер җирлексез түгел. Хәтта ниндидер көчләр тарафыннан эшкәртелеп, котылгысыз хәлгә калган очракта да кеше үзен хәтәр адымнардан саклау өчен көрәшә ала. Җиңеп чыгамы ул, җиңеләме – ансы башка мәсьәлә. Көрәшкә алынуы мөһим. Бу очракта аның җиңүенә өмет бар. Җиңү дә бер югалтусыз гына булмаска мөмкин. Билгеле вакыйганы, билгеле персонажларны хәтерләтсә дә бу әсәр – альтернатив тарих, димәк, тормышта булган вакыйганы бөтенләй башка яссылыкта күзаллау. “Ә бит шулай да була алыр иде…”– дип уфтану.

Әсәрне укыганда да, аңа йомгак ясаганда да шуңа игътибар итәрсең, ашык-пошык хөкем чыгарырга тырышмассың дип өметләнәм. Ә хәзер без Синең белән җитәкләшеп коточкыч вакыйгалар дөньясына атлыйбыз…

Содержит нецензурную брань.

Марат Кәбиров - Тик син генә…


1

Кызның чәче-башы тузган, кашлары җыерылган, күзләреннән дәһшәтле очкыннар чәчелә иде. Ул нәфрәтле карашын Илнурга кадап, буарга теләгәндәй, ике кулын алга сузып аның өстенә атлады. Килеп җиттем дигәндә, кулларын төшерде дә сөзәргә әзерләнгән тәкә кыяфәтенә кереп туктап калды.

– Козел! Урод!– дип сөзеп чыгарды ул, – Кем син? Нигә кыслыдың монда?

Илнур бераз аптырап калды.

– Сине яклыйсым килде…

Кыз отыры кызды гына.

– Ә син миннән сорадыңмы? – берничә минут элек кенә ярыйсы ук матур булып күренгән кыз аҗдаһа кыяфәтенә керде, – Ә бәлки, миңа шулай ошыйдыр.

Егет берни дип тә әйтәлмәде. Бу хәл аның өчен бөтенләй көтелмәгән нәрсә иде. Ит изгелек, көт явызлык дигәне нәкъ шушыдыр инде.

Һәм кыз җирдә аунап яткан егетләрнең берсенә чүгәләде:

– Пашка, ничек син?

Тегесе ыңгырашып кына куйды. Кыз аның башыннан сыйпап алды да карашын янә егеткә батырды:

– Нәрсә карап торасың? Шыл моннан! Туктап тор… Әгәр якын арада бу биләмәдән югалмыйсың икән, үзеңне әрвах дип уйла. Ә хәзер… Шайтаныма олак!

Илнур көлемсерәп куйды. Бу – кызык булган өчен түгел, ә дөньяның мәгънәсезлегенә аптыраудан туган көлемсерәү иде. Һәм китәргә ашыкты. Кыз да, кафе артындагы паркның агачлар куерак үскән урынында аунап яткан өч егет тә аңа кызык түгел иде инде.

Ялгышлык килеп чыкты. Ул кызны фаҗигадән араларга теләде, ә чынлыкта… Садо-мазо, блин. Әллә нинди дөнья бу, шайтан алгыры. Нинди генә игелек эшләргә теләсәң дә ул һәрвакыт үзеңә каршы кылынган явызлыкка әверелә. Тәүге карашка бер рәвшле булып күренгән нәрсәләр, асылда, бөтенләй башка төрле булып чыга.

Берәр бокал сыра чүмереп уйларын тәртипкә китерү ниятеннән, Илнур кафега атлады. Язгы төн үзенчә матур иде: ягымлы гына җил исеп куя, кошлар сайрый, үлән арасында чикерткәләр чекердиләр, тагын әллә нинди бөҗәкләр җыр суза. Җәй уртасы шикелле. Югыйсә, май башы гына бит әле. Әллә табигать тә бераз саташа инде. Шулайдыр. Бөтен галәм, бар дөнья, һәрбер кеше саташа торгандыр… Ә бәлки алай да түгелдер… Юк, барыбер саташадыр алар. Бу дөньяның нәрсәседер дөрес түгел. Менә ул үзенең унтугыз ел гомере эчендә генә дә… Юк, соңгы берничә елда гына да әллә нәрсәләр күреп бетерде. Һәм бер нәрсәне яхшы аңлады: ул – бу дөньяда беркемгә дә кирәкми торган кеше. Беркемгә дә. Ә бит бала чакта, мәктәп елларында өметләре зур, ышанычы ныклы иде. Ул дөньяда иң бәхетле, иң бай, иң данлыклы кеше булырга тиеш кебек иде. Моның өчен аның бөтен мөмкинлекләре дә бар – ирекле иле, халкы, үзе… Тик институттан куылып эш эзли башлау белән ул үзенең кем икәнен тиз төшенде. Ярый, ансы хакында иркенрәк вакытта. Ә монсы. Бүгенге, менә әлеге хәл…


С этой книгой читают