Алчәчәк гомеренең соңгы мизгеле килеп җиткәнен аңлады.
– Бәхил булыгыз!
Бәлки мине күрмәс дип уйлаган, котылырына ышанган иде ул…
Яз бит инде! Күкләр биек, шунда ак болытлар, яңа дөнья яралган исне алып килгән әче җил. Язга чыктык бит, язга чыктык! Озын кышлардан соң исән калгач, инде ничек тә яшисе иде.
Шулкадәр тырышып гомер ит һәм шулай тиз генә китәсе дәме? Инде язны күрдек, исән калдык дип уйлаган бер мәлдә үлем килер дип кем уйлаган… Әмма якты хыяллар белән яшәгәндә иснәнеп дошман килеп чыкты һәм бернинди саклану чарасы булмаган бичара Алчәчәкне авызына капты.
– Хушыгыз!
Бу – Алчәчәкнең якты дөньяда салган соңгы авазы. Саф һавалы дөнья, кардан арынып килгән әче җилле болын юкка чыкты, ул караңгы кайнар төрмәгә эләкте.
Якты дөньдан китәр алдыннан хәтер кирегә сүтелә башлый икән. Вакыт агышы акрыная, үткәннәр күз алдыннан үтә. Үз аңлаган гомереңнең генә түгел, моңа кадәр булган генетик хәтердәге мизгелләр дә искә төшә.
Алчәчәкнең дә үткән тормышы бар ваклыклары белән ясалган рәсем кебек пәйда булды. Әнә – түбәләре күккә тиярдәй булып торган таулар, тау читләрендә үзәнлекләр, саф сулы елга ага… Шунда ук очсыз-кырыйсыз тоелган дала башлана. Биек-биек күк, Кояш… Шул тау битендәге үзәнлектә кызыл, сары, ак, ал чәчәкләр җилдә тирбәлә… Шунда ук Алчәчәк тә, Кояш нурларында хозурлана… Тирмәләр янында атка атланган ирләр каядыр китәргә җыена… Тирмәдә калучы карт ана Алчәчәкне калканына барс сурәте төшкән егеткә суза:
– Ул – синеке! Сакла! Югалтма! Аны югалтсаң, үзеңне дә югалтырсың!
Егет Алчәчәкне күкрәгенә кыса…
Бу – Каф таулары, аның артларында Каф тау арты җеннәре яши. Бу кешеләрнең китү сәбәбе дә шул, шуңа китә алар. Дөньялар бик матур булса да, Каф тау арты җеннәре белән бергә яши алмыйлар.
…Алчәчәкнең әҗәле тиз генә җитмәгән булган икән, шуңа да хәтер йомгагы сүтелүдән туктап, бу дөньяга әйләнеп кайтты. Кайнар төрмәдә ялгыз түгел икән бит ул. Янәшәсендәге җан дусларын тойды. Алчәчәк белән бергә салкын авыр кышларны узган Канәфер, Акчәчәк, Йонча да шушында икән ләбаса. Явыз мыек аларны да эзләп тапкан.
– Бетүебез шул микәнни? – Канәфер уртак сорауны бирде.
Җавап бирүче булмады. Һәркайсы да бу сорауга җавапны белә.
…Бер катырып, бер җебетеп үзәккә үткән бу яз Әрлән өчен яман булды. Көздән тырышып җыеп куйган азыгының күбесен кышын кабан актарып ашап китте. Ул күрмәгәннәре, чәчелеп калганнары белән ялганып язга кадәр ничек тә суза алды. Әмма кисәк катырды да, бар булганы югалды – боз астында калды, җебеткәнче аларга төшеп җитәрмен димә. Шуңа да Әрлән яшеренгән урыныннан көпә-көндез чыгып эзләнеп йөрергә мәҗбүр. Чын яз җиткәнче кар эреткән урыннардагы вак-төяк орлыклар белән тамак ялгасаң гына.